Табигать районыбызга чишмәләрне юмарт бүләк иткән. Районыбызны күп еллар җитәкләгән хакимият эшлеклесе һәм шагыйрь Әнәс Исхаков Азнакайны юкка гына «Чишмәләр иле син, Азнакай» дип җырларга салмаган. Әйе, чишмәләр халкыбызны юаткан да, сөендергән дә.
Халкыбызның чишмәләргә булган хөрмәте буыннан-буынга күчеп, мәңгелек йолаларга әверелеп килә. Кеше тормышы туганнан алып соңгы көннәренә кадәр чишмәләр белән тыгыз үрелеп бара: туган җирдә кендек каны тама, нарасый дөньяга тәүге авазын сала. Яшьләр чишмә буенда мәхәббәт серләрен уртаклашса, өлкәннәр сихәтлек табарга өметләнә. Борынгыдан килгән гадәт буенча, халкыбыз чишмә янында үткәннәрне сагынып искә ала, сагыш-моңнарын, шатлык-куанычларын җыр-моңга сала. Әниләребез, әбиләребезнең чишмә суында кер чайкавы, көянтәләп су ташуы — һәркайсыбызның күңел түрендә сакланган якты истәлек. Чишмәләр — ул безнең борынгы йолаларыбызны, данлы тарихыбызны саклаучы изге урыннар, буыннарны бер-берсенә тоташтыручы рухи күпер.
Татшуган авылында чишмәләрне төзекләндерү күркәм традициягә әверелеп бара. Шушы көннәрдә биредә зур бәйрәм — төзекләндерелгән чишмәне ачу тантанасы гөрләп узды. Халык телендә «Урта чишмә» дип йөртелгән чишмәгә «Әниләр чишмәсе» дигән матур исем бирелде. Бу көнне Татшуган чын мәгънәсендә бәйрәмчә гөрләде. Ерак араларны якын итеп, авылдашлар кайткан. Милли бизәкле киемнәр кигән халык, бердәм булып, гармунга кушылып җырлады, авыл буйлап узды. Авылның матур итеп, гөрләп яшәвенә карап туймаслык иде, күңелләрдә чиксез сөенү хисе туды.
Авылдашларны мәчет каршында биек баганаларга урнаштырылган «Авылым чишмәләре» дигән язу каршы ала. Ерактан ук күренеп, төннәрен дә балкып торган бу сүзләр беркемне дә битараф калдырмый: күңелне балачак һәм яшьлек елларына алып кайткандай була. Бик күп авылдашлар, күпләре инде башка шәһәрләрдә торсалар да чишмәне төзекләндерү эшенә үз өлешен кертергә тырышты.



Бу игелекле эшләрнең башында торган Хәйруллин Рафаил Талибулла улы эшчәнлеге зур мактауга лаек. Казаннан 350 чакрым ераклыкта урнашкан туган авылы Татшуган аны һәрчак үзенә тартып тора. Ул һәр шимбә авылына кайта, туганлык җепләрен ныгыта, ярдәмгә ашыга. Гомумән, Хәйруллиннар гаиләсе туган җанлы. Туганнар арасында иң өлкәне — Данис ага Хәйруллин. Ул гомерен сәнәгать һәм эшмәкәрлек өлкәсенә багышласа да, туган җиренә булган мәхәббәтен шигырьләрендә чагылдыра. Абыйсыннан үрнәк алган Рафаил Хәйруллин да авылдагы һәр чарага үзеннән зур өлеш кертергә тырыша.
— Кечкенәдән үк әниләребезнең чишмәгә йөрүе күңелгә уелып калган. Без мәктәпкә барганда да, кайтканда да әниләр, апалар чишмә буенда кер чайкыйлар иде. Бүген чишмә буенда апаларыбызга уңайлыклар тудыру әниләребез рухына иң зур дога булып барсын, — ди Рафаил Хәйруллин.
Авылда һәр эшне башлап йөрүчеләрнең берсе — Азнакай районының мактаулы гражданы, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Сибгатуллин Хатыйп Зәки улы. Ул 79 яшендә булуына карамастан, бу изге эштә беренчеләрдән булып башыннан ахырына кадәр хезмәт куйды.
— Әниләребез шушы Урта чишмәдә кер чайкыйлар иде. Алар бүген дә күз алдымда. Чишмәгә «Әниләр чишмәсе» исемен бирү бик урынлы булды, дип уйлыйм, — ди Хатыйп ага Сибгатуллин.
Озак еллар авыл мәктәбендә директор, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән, бүген авылда абыстай вазифасын башкаручы Исламова Айсылу Сәхипҗан кызы яшьләрнең бу урынга хөрмәт белән каравын тели.
— Татшуган халкы элек-электән бердәм булган. Авыл кешеләрен берләштереп торган изге урыннарның берсе — чишмәләр. Чишмә янына ял итәргә генә түгел, тирә-юньне чиста тотарга, җыештырырга да кирәк, — диде ул.
Бәйрәмнең тантаналы өлешендә авыл башлыгы Мансур Хәертдинов чишмәне төзекләндерүгә өлеш керткән иганәчеләргә һәм авылдашларга олы рәхмәтен белдерде, яшьләрнең киләчәктә дә шундый актив булып калуларын теләде.
Әниләр чишмәсен ачу тантанасында мәдәният йортында 45 елдан артык эшләп килүче иҗади ансамбль кер чайкау йоласын күрсәтте. Ансамбль район смотр-конкурсларында даими рәвештә җиңү яулый. Ансамбльнең бу көнне ясаган чыгышы да бик оста булды.
«Халкыбыз фольклор уеннарында һәрвакыт зур теләк белән катнаша. Милли йолаларыбызны үзебезнең яшьләребезгә, буыннан-буынга тапшырып килү — үзе үк зур бәхет һәм горурлык», — дип билгеләп үтте мәдәният йорты җитәкчесе Асия Мөхәммәтгарипова.
Татшуган халкы үткәннәргә хөрмәт белән карый. «Чишмә башы — байлык башы», — ди халык. Тарихны саклау һәм өйрәнү — киләчәккә өмет белән карау дигән сүз. Урман чишмәсе XVIII гасыр ахырында яшәгән Урман исемле кешенең истәлеген саклый. Ул Аюка улы булган, бу якларга Зеленодольск тарафларыннан, чукындырудан качып килгән. Колый чишмәсе авылга нигез салган Тәмәй бабайның алтынчы буын оныгы Колый исемен йөртә. Авылны икегә бүлеп ага торган Корчый суы исә 1730 елларда туган, лашманчылар чорында бу якларга килеп төпләнгән Корчый Арсланов исемен саклый.
Заманалар үзгәреп торса да, Татшуганда чишмәләргә булган хөрмәт һаман арта гына. Өлкәннәр сөйләвенчә, элек тә чишмәләрне кадерләп, чистартып торганнар. Корчый һәм Өшегән суы буенда бабаларыбыз төзегән күперләр дә булган. Шунысы куанычлы: һәр буын авылны яшәтү өчен үз өлешен кертергә тырыша.
1998 елларда Колый чишмәсен төзекләндерү эшләре башкарылган. Бу эш нефтьчеләр ярдәме белән, бигрәк тә авылдашыбыз Фәнис Маннанов, Әзһәр Салихов тырышлыгы нәтиҗәсендә мөмкин булган.
Еллар узса да, яшьләр изге эшләрне дәвам итә. Район Советы депутаты, Татшуган авылы егете Марсель Йосыпов та чишмәләрне төзекләндерүгә зур өлеш кертте. Ул бәйрәмдә хисләрен яшермәде:
— Бөтен авылдашлар ярдәмгә ашыкты. Авылыбызга кайтып, аны төзекләндереп, чишмәләребезне яңартып торсак, читкә киткән авылдашларыбыз туган авылларына ешрак кайтып йөрер. Биредә таш юллар салынды, матур итеп ял итү һәм вакыт уздыру өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылды, — диде ул.
Бәйрәмдә яшьләрнең катнашуы да күңелне сөендерде. 11 нче сыйныф укучысы Илгизә Маннанова:
— Әниләр үрнәгендә без дә кер чайкарга төшәбез. Чишмә суы да бик шифалы, — диде.
Шул ук сыйныф укучысы Розалия Газыева да гореф-гадәтләрне саклауны изге эш дип атады һәм киләчәктә бу матур башлангычны дәвам итәргә тырышачагын белдерде.
Таштан салынган юллар Урман, Ачы һәм Әниләр чишмәләрен бер-берсе белән тоташтыра. Хәзер биредә җәяү йөреп, тирә-юньнең матурлыгына сокланырга мөмкин. Бу урынны яшьләр өчен парк итеп ясаганнар дисәк тә, һич арттыру булмас. Биредә «Мәхәббәт күпере» дә салынган. Зәвык белән эшләнгән язулар тирә-юньгә үзенчәлекле ямь өсти, күпер исә ерактан ук игътибарны җәлеп итә.
«Хәзер бу урын авылның иң матур почмакларының берсенә әверелде», — дип билгеләп үтте Рафаил Хәйруллин.
Бәйрәм ахырында кунаклар мул табын артына җыелды. Рафаил Хәйруллин башлангычы белән биредә мич һәм беседка төзелгән. Самоварларда хуш исле чәй кайнады, мичтә бәлешләр пеште, табада коймаклар кызарды. Бәйрәмгә сый-хөрмәт, җылылык һәм кунакчыллык рухы өстәлде.
Матур яшәр өчен матурлыкны читтән эзләргә кирәкми икән. Туган җиреңне яратып, аның кадерен белеп, бергәләп хезмәт кую күпме шатлык һәм горурлык китерә!
Чишмәләребезнең һәр тамчысында ата-бабаларыбызның рухы, авылыбызның сафлыгы сакланган.
Гади чишмә. Гади татар авылы.
Гади сулар. Гади кешеләр.
Бу чишмәләр кипсә океан корыр
Чөнки алар –
Мәңгелекнең үзе төслеләр
Данис Хәйруллин
Авылдашыбыз Данис Хәйруллинның әлеге шигырь юллары безнең үткәнебезнең, бүгенгебезнең һәм киләчәгебезнең бербөтен булуын аңлата. Кайчандыр бабаларыбыз, әтиләребез карап торган чишмәләрне бүген уллары, оныклары төзекләндерә һәм яңарта. Бу эшләр барышында тарихи хәтер дә яңара. Үсеп килүче яшь буын да киләчәктә бу матур гамәлләрне лаеклы дәвам итәр.




Нет комментариев