Чишмәләр — халкыбызның изге мирасы
Табигать районыбызга чишмәләрне юмарт бүләк иткән. Районыбызны күп еллар җитәкләгән хакимият эшлеклесе һәм шагыйрь Әнәс Исхаков Азнакайны юкка гына «Чишмәләр иле син, Азнакай» дип җырларга салмаган. Әйе, чишмәләр халкыбызны юаткан да, сөендергән дә.