Без – скважиналар хирурглары
СИНЕҢ КЕШЕЛӘРЕҢ, АЗНАКАЙ!

Без – скважиналар хирурглары

Районыбыз нефтьчеләребезнең ярдәме белән үсте, яңарды. Анда бар гомерен нефть тармагына багышлаган Фәнис Мәннановның да зур өлеше бар.

Капиталь ремонтчыларның хезмәтен табиблар, тагын да төгәлрәк хирурглар белән чагыштырыр идем,

– ди Фәнис Нурмөхәммәт улы бу өлкәдә эшләүчеләрнең хезмәтен чагыштырып.

Кисәбез, тишәбез, ямыйбыз, кыскасы, без скважиналарны дәвалыйбыз. Скважиналарның имин генә әйбәт эшләве күп очракта безгә бәйле.

Кайчагында кечкенә генә бер вакыйга да кешенең тормышын, язмышын 180 процентка бора да куя. Мәннанов Фәнис Нурмөхәммәт улы белән дә шулай була һәм дөрес сайлаган хезмәт юлы аңа тормышта үз урынын табарга, иң югары үрләрне яуларга мөмкинлек бирә.


Татшуган урта мәктәбенең 8 нче сыйныфын тәмамлаган укучыларның шактые Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумына укырга керәләр иде. Абыем Илгиз дә шул юлны сайлады. Ә мин, җиденче сыйныфны тәмамлаган үсмер, аны мотоцикл белән илтә бардым.
Исәбем, бераз танышып кайту иде. Минзәләне күрдем дә «Бармыйм!» дип кырт кистем. Аннан соң барып-кайтып йөрүе дә бер проблема бит. Юлы да, автобуслары да юк иде.

Менә шундый кечкенәдән үк мөстәкыйль, үз сүзендә тора белгән егет була ул. Ә шулай да бөтен төс-кыяфәтенә җитәкчелек сыйфатлары сеңгән, сүзен өздереп, конкрет сөйли белгән Фәнис Нурмөхәммәтовичка тел очында торган соравымны бирми кала алмадым:

– Бу юнәлештән киткән булсагыз да сез барыбер дә җитәкче булыр идегез, әйеме?

– Әйе, бу хакта мин кайчакта уйланам. Чыннан да, мин я колхоз рәисе, я авыл башлыгы булыр идем шикелле, –  ди ул елмаеп. – Миңа кечкенәдән үк кешеләр белән эшләү, үзем башлап йөрү, проблемаларны үзем чишү ошый иде.

Фәнис Мәннановның тормыш юлына күз салсак, ул нефть, кешеләр, җитәкчелекбелән бәйле. Ул 1967 елда Лениногорск нефть техникумына укырга керә. Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, укуын янә Мәскәү нефть химиясе һәм газ сәнәгате институтының Әлмәт филиалында дәвам итә. Укый да шул ук вакытта эшли дә.

1976-80 елларда «Актүбәнефть» идарәсендә нефть һәм газ табу буенча мастер булып хезмәт юлын дәвам итә. Аннан Азнакай УПНП һәм КРСта баш инженер урынбасары булып эшли, әмма күп тә үтми тырыш, оештыру сәләте көчле булган һәм иң әһәмиятлесе халык белән уртак тел табып эшли белгән Фәнис Мәннановны берничә кандидатура арасыннан баш инженер итеп сайлап куялар.

Баш инженер булып 1989 елдан 2001 елга кадәр эшли ул. Хезмәт баскычлары буйлап югарырак күтәрелү дәвам итә: 2001-2009 елларда –  Әлмәт УПНП КРС начальнигы; 2009-2010 елларда –  Әлмәт «РемСервис» компаниясе директоры; 2010-2013 елларда «Азнакайнефть» идарәсе начальнигы урынбасары.

...Беркемгә дә сер түгел, Фәнис Мәннанов җитәкчелек иткән еллар зур үзгәрешләр (шул исәптән УПНП КРСның да) кичергән чорга туры килә.

КРС элек-электән авыр тармак булды. Безгә нәкъ менә шул авыр тармакны күтәргән чорлар эләкте инде. Үзгәртеп корулар, үзгәрешләр... Кайда күчерү, кайда кыскарту... Камералар урнаштыру, таләпчәнлекне, оперативлыкны, сменаларны арттыру... Безгә шуларны тормышка ашырырга, хезмәткәрләргә аңлатырга, халык белән эшли белергә, барысын да йөрәк аша уздырырга, түзем, сабыр булырга кирәк иде. Мин үземә карата да, хезмәткәрләргә карата да бик объектив һәм принципиаль, шул ук вакытта бик шәфкатьле дә кеше.
Эштән кыскартулар да булды. Менә шул вакытта барысын да исәпкә алырга, гаилә хәленә керергә, алтын урталыкны табарга кирәк булды.

Ә кешеләргә ярдәм итәргә тырышу ул барлык җитәкчеләргә дә хас сыйфат дип уйлыйм. Фәнис Мәннановның ирешкән уңышлары, бүләкләрен санап кына да бетерерлек түгел. Ул «Татнефть-РемСервис» компаниясенең Мактаулы хезмәткәре; «Татнефть» АҖнең Мактаулы нефтьчесе; Татарстан Республикасының атказанган нефтьчесе; фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының дәүләт премиясе лауреаты; РФ Сәнәгать һәм энергетика министрлыгының Мактаулы нефтьчесе; РФ Энергетика министрлыгының ягулыкэнергетика комплексы Мактаулы хезмәткәре; «Өч миллиард тонна нефть табу», «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медальләре иясе.

Фәнис Мәннанов районыбызның җәмәгать эшләрендә актив катнаша, иганәчелек ярдәме күрсәтә. Туган авылы Татшуганда әле хәзер дә бер чарадан да читтә калмый, анда катнашып, ярдәмен күрсәтеп килә.

Ул –  үрнәк гаилә башлыгы, гаиләнең терәге. Наилә һәм Фәнис Мәннановлар кыз һәм ул тәрбияләп үстерәләр. Уллары Венер һәм кызлары Венера югары белем алып, икесе дә үз эшләрен ачып җибәргәннәр. Мәннановлар үз йортлары белән яшелчә, җиләк-җимеш үстереп матур гомер кичерәләр. Алар алты оныкның яраткан әбибабасы да. Кайчагында барысы да бергә җыелып, төп йорт шау-гөр килеп тора. Әле менә җыелырга тагын бер сәбәп бар: бар гомерен нефть сәнәгатенә багышлаган, бик күп югары исемнәр яулаган, районыбызның мактауга лаеклы, легендар шәхесе — әтиләре, бабаларының олы юбилее. Матур, лаеклы итеп каршыларга язсын!

 

 


Нет комментариев