Укучыларның каникулларының беренче көне спорт-туристлык базасында бик кызу булды.
Балалар иҗаты үзәгенең туристлык – төбәкне өйрәнү бүлеге хезмәткәрләреукучылар арасында спорт туризмы буенча ярышлар уздырды.
Каникулларга да карамастан, яшь туристларның 12 командасы иртә белән үк торып, базага ярышка килделәр Алар саклагыч киемнәр киеп, төрле каршылыклар аша узып, көч сынаштылар.
Кояшлы көн, саф һавада актив уеннар, учакта пешкән ботка һәм кайнар чәй, шаян ишәк — барысы да бар да күңелгә хуш килде, бәйрәмне онытылмаслык итте.
Нет комментариев