«Салават күпере» балалар бакчасында «Туган тел остасы — 2026» муниципаль конкурсы үткәрелде
Конкурста Азнакай шәһәре һәм Актүбә бистәсенең 13 тәрбиячесе катнашты.
Бәйгедә тәрбиячеләр үзләренең ижади эш тәжрибәсе белән уртаклашып, инновацион технологияләр кулланып уеннар үткәрделәр.
Жюри тәрбиячеләрнең методик осталыгын гына түгел, ә балалар йөрәкләрендә туган телгә мәхәббәт уята белү сәләтен дә бәяләде.
Чыганак : Азнакай район Советы матбугат хезмәте
Нет комментариев