Хөрмәтле азнакайлылар! Кадерле райондашлар!
Сезне чын күңелдән дәүләт бәйрәме – Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итәм!
Халыклар бердәмлеге көне һәрберебезнең, нинди телдә сөйләшүенә, нинди диндә булуына карамастан, гаять зур илнең бер өлеше икәнлеген һәм бергә берләшкәндә генә теләсә кайсы максатка ирешә, теләсә кайсы кыенлыкларны җиңә алуыбызны искә төшерә.
Азнакай районы – төрле милләт вәкилләре дус һәм тату яшәгән, һәр халыкның теле, мәдәнияте, гореф-гадәтләре хөрмәт ителгән төбәк. Безне уртак туган җиребезгә мәхәббәт, хезмәт сөючәнлек, гаилә кыйммәтләре һәм киләчәккә ышаныч берләштерә. Милли бәйрәмнәребезне, йолаларыбызны бергә үткәрү, бер-беребезнең мәдәниятен хөрмәт итү дуслык җепләрен тагын да ныгыта.
Киләчәктә дә бер-беребезгә терәк булып, шатлыкларыбызны уртаклашып, авырлыкларны бергә җиңеп яшик. Бердәмлегебез, татулыгыбыз һәм уртак тырышлыгыбыз районыбызның үсешенә, туган җиребезнең тагын да матурлануына хезмәт итсен!
Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, тынычлык, иминлек һәм мул тормыш телим. Һәр йортта татулык, һәр гаиләдә шатлык булсын!
Айдар Шәмсетдинов, Азнакай муниципаль районы башлыгы
Нет комментариев