Татарстан Конституциясе көне белән! Айдар Шәмсетдинов азнакайлыларга изге теләкләрен җиткерде
КОТЛАУЛАР

Татарстан Конституциясе көне белән! Айдар Шәмсетдинов азнакайлыларга изге теләкләрен җиткерде

Бүген Татарстан Республикасы Конституциясе көне билгеләп үтелә.

Шул уңайдан Азнакай муниципаль районы башлыгы Айдар Шәмсетдинов район халкына котлау сүзләрен юллады.

Хөрмәтле азнакайлылар! Сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән ихлас күңелдән котлыйм!

Татарстанның үз Конституциясен кабул итү республикабызның мөстәкыйль үсеш юлын билгеләүдә, күпмилләтле халкыбызның хокукларын һәм ирекләрен гарантияләүдә, рухи-мәдәни кыйммәтләребезне саклауда мөһим адым булды. Республикабызның төп законына таянып, без икътисадны, социаль өлкәне үстерәбез, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, киләчәк буыннар өчен лаеклы шартлар тудыру юнәлешендә эшлибез.

Азнакайлылар һәрвакыт илебез, республикабыз һәм районыбыз үсешенә лаеклы өлеш керттеләр. Намуслы хезмәтләре, актив тормыш позицияләре, туган якка булган мәхәббәтләре белән алар уртак киләчәгебезне төзиләр.

Әлеге бәйрәм көнендә барыгызга да ихлас күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, телим. Һәр йортта тынычлык, татулык һәм муллык хөкем сөрсен!

–  диелә район башлыгы котлавында.


Нет комментариев