Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Азнакайның сәламәтлек сагы хезмәткәрләре киңәшмәгә җыелды

Кичә шәһәрнең Балалар иҗат үзәгендә район медицина советының киңәйтелгән утырышы узды.

 Анда Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, тармак ветераннары да катнашты.

Утырышта халыкка медицина хезмәте күрсәтүдә җирлегебездә ел дәвамында булган үзгәрешләр, килеп туган проблемалар һәм аларны чишү юллары хакында җитди сөйләшү барды, алга бурычлар куелды.

 Баш табиб Илдар Шиһапов чыгышында һәр тармак эшчәнлегенә анализ биреп, бүгенге көндә барган эшләрне бәян итте. Ул ковид эпидемиясенең медицина учреждениеләре эшчәнлегенә йогынтысы турында да әйтеп узды. Килеп туган авырлыкларга карамастан, коллектив үз алдына куелган бурычларны уңышлы башкарып чыккан. Матди-техник базаны ныгыту, капиталь ремонт үткәрүдә, заманча җиһазланышта республика җитәкчелеге тарафыннан, нефтьчеләрдән, җирле бюджеттан күләмле ярдәм күрсәтелгән. Баш табиб республика рейтингында күрсәткечләрне тагын да яхшыртуда үзәк сырхауханәнең мөмкинлек-шартлары җитәрлек булуын әйтеп, алга бурычлар билгеләде.

 Медсовет киңәшмәсенә йомгакны Марсель Зөфәр улы ясады. Ул район халкы сәламәтлеге сагында заман куйган сынауларны лаеклы үткән коллективка рәхмәт сүзләрен җиткерде. Әле хәл итәсе кимчелекләрне, медицина хезмәте күрсәтүдәге җитди мәсьәләләрне ассызыклады.  

Утырыш күркәм юбилейларын билгеләп узган, әйбәт нәтиҗәләргә ирешкән хезмәткәрләрне тәбрикләү тантанасы белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев