Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Азнакайда шәфкать туташлары бәйрәм итте

Районның сәламәтлек саклау өлкәсенең иң алгы сызыгында булган шәфкать ияләре – урта медицина белгечләре Акушерлар, Фельдшерлар, Лаборантлар, Шәфкать туташлары, Ашыгыч ярдәм хезмәте көннәрен берләштереп, район үзәк сырхауханәсе зур һөнәри бәйрәм үткәрде.

Бәйрәм белән котлап, район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһапов, аның урынбасары Олег Косоногов һәм бәйрәмне төп оештыручы, сырхауханәнең өлкән шәфкать туташы Регина Шәмсетдинова ак халатлы шәфкать ияләренә изге теләкләрен ирештерделәр. Җитәкчеләребез  урта персоналның иң уңган-булган хезмәткәрләренә республика, район, учреждениенең төрле дәрәҗә бүләкләрен тапшырдылар.

Сырхауханәнең шәфкать туташлары эштә генә түгел, иҗтимагый тормышта да активлар. Алар район, республикакүләм спорт, сәнгать бәйгеләрендә дә гел катнашып киләләр. Бүгенге бәйрәмдә дә осталыкларын бар яклап ачтылар. Әйе, районыбыз шәфкать туташлары оста шаярта да, сәхнәләрне ду китереп бии дә, моңлы итеп җырлый да беләләр.

–Сез табибларның уң кулы. Авыруларны дәвалауның уңышлы нәтиҗәсе өчен куйган тырышлыгыгызны олы бәялибез, сезгә бу җаваплы да, тынгысыз да хезмәтегездә сабырлык, үзегезгә дә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлекләр телибез, – дип изге теләкләрен юллады аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев