Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Азнакай үзәк хастәханәсе ачылуга күп калмады

Яңартылган хастәханә бинасын ачу тантанасы декабрь ае башына билгеләнгән.

Кичә төзекләндерү эшләренең барышы белән район башлыгы Марсель Шәйдуллин, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Марат Солтанов таныштылар.

Аларны хастаханәнең баш табибы Илдар Шиһапов озатып йөрде.

– Бинаның фасад өлешен тышлау тәмамланды. Нәтиҗәсе белән без канәгать. Урам утлары куелды, асфальт түшәлде, өстәмә машина кую урыны төзелде. Территорияне койма белән әйләндереп аласы, яшелләндерәсе калды. Район медицинасын үстерүгә зур өлеш керткән, танылган табибларыбызга багышлап һәйкәл урнаштыру һәм аны ачу – шулай ук мөһим бурычларыбызның берсе булачак, – диде ул.

Бинаның эченә килгәндә, монда да барлык бүлмәләрдә ремонт эшләре сыйфатлы, төгәл башкарыла. Күзне ап-ак диварлар иркәли, аяк астына аксыл соры төстә кафель җәелгән. Эшчеләр соңгы штрихларны сызалар. Шулай да түшәмне эшләп бетерәсе, коммуникация, электр чыбыкларын үткәрәсе, ялгыйсы бар.

Илдар Шиһапов белдерүенчә, яңарыш кичергән бинада барлык уңайлыклар булдырылачак.

– Яңа хастәханә ачылуны табиблар, район халкы да зур түземсезлек белән көтә. Биредә матур ремонттан тыш, өр-яңа медицина техникасын урнаштыру планлаштырыла. Барлык дәвалану корпусларының бер урында булуы, һичшиксез, уңайлы булачак, – дип белдерде ул.

Марсель Шәйдуллин төзекләндерү эшләрен намуслы һәм сыйфатлы башкарырга, объектны вакытында файдалануга тапшырырга дигән бурычын җиткерде.

Яңартылган хастәханә бинасын ачу тантанасы декабрь ае башына билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев