Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Яңа елда Яңа Юлда көрәш буенча ярыш узды

2022 ел районда спорт ярышлары белән башланып китте.

Бүген Яңа Юл микрорайонының күп функцияле үзәгендә милли көрәш буенча турнир узды. Анда 2004 елгы һәм аннан кечерәк яшьтәге 40 ка якын көрәшче бил алышты.
Ярышта катнашучылар ны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин сәламләде.
Төрле яшь категорияләрендә беренчелекне Рифат Миннегалиев, 
Солтан Закиров, Салават Шәйхулов, Данияр Курманов, Аслан Закиров, Ислам Гәрәев, Ильмир Арсланов, Илфат Миннегалиев, Ислам Закиров яулады.
Призлы урын алучыларга медальләр һәм грамоталар тапшырылды.
"Елны көрәш буенча ярыш белән ачып җибәрдек. Былтыр безнең өчен бик тә уңышлы булды, егетләребез Россия һәм дөнья чемпионы исемнәрен яулдылар. Быел да позицияне бирмәскә тырышачакбыз", - ди республиканың 2021 ел тренеры Айрат Миннегалиев. Кече улы Рифат та абыйсы, дөнья чемпионы Илфат артыннан куып килә. Бу ярышларда ул көндәшләрен чиста җиңеп, оста көрәшче үсүен күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев