Урманайда укытучы Илдар Ганиевны искә алдылар - ФОТО
СПОРТ

Урманайда укытучы Илдар Ганиевны искә алдылар - ФОТО

​​​​​​​Урманай авыл җирлегендә укытучы Илдар Ганиев истәлегенә волейбол турниры оештырылды.

Җиденче елын үткәрелүче әлеге районкүләм ярышларда быел Туйкә, Кәкре Елга, Үчәлле һәм Урманай авыл җирлекләре командалары үзара көч сынашты.

– Авыл мәктәбендә озак еллар физкультура укытучысы булып эшләгән Илдар Искәндәр улы укучылары һәм авылдашлары күңелендә якты эз калдырып китте. Әлеге турнирны уздыруда янып-көеп йөргән авыл яшьләренә, Илдар абыйның балаларына аеруча рәхмәтлебез, – ди авыл җирлеге башлыгы Айдар Закиров.

Турнир нәтиҗәләре буенча беренчелекне урманайлылар алды. Икенчедә – Үчәлле, өченчедә – Туйкә командалары.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев