ТАССРның 100 еллыгына – яңа форматтагы физкультура хәрәкәте
Физик культура белән шөгыльләнү үз-үзеңне изоляцияләү режимында да күңел күтәренкелеген югалтмаска, сәламәтлекне сакларга ярдәм итә.
Хәзер районның спорт мәктәпләре укытучылары укучылар белән очрашуларны онлайн-режимда үткәрәләр. Яшь азнакайлылар белән чираттагы дәресләр циклы ТАССРның 100 еллыгына багышланды. Танылган якташларыбызның спорттагы уңышлары истәлегенә ГТОга әзерлек буенча күнегүләр комплексын башкаруны оештырдылар. "Ерак аралар һәм вакытлы кыенлыклар – дуслык өчен киртә түгел, ә бер-береңә яхшы кәеф бүләк итү өчен менә дигән мөмкинлек», – ди яшь физкультурачылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев