20 февраль көнне Мөслим районында танылган көрәшче, хөкемдар Фәрит Корбанов истәлегенә IV Республика турниры уздырылды.
Әлеге ярышларда Азнакай командасы 3 нче урынга лаек булды.
Шәхси беренчелектә үз авырлык категорияләрендә Ислам Гәрәев, Илфат Миңнегалиев, Айнур Мәгъдәнов алтын медальләр яуладылар. Алмаз Гәрәев, Рияз Шәймөхәммәтов, Ислам Закиров – икенче, Салават Шәйхулов – өченче урыннарда. Спортчыларның тренерлары – Айрат Миңнегалиев, Артур Миңнеханов, Илшат Муллаянов, Илфак Закиров, Ислам Хөснуллин.
Нет комментариев