Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Шахматта өлкәннәр сынатмады (ФОТО)

​​​​​​​Өлкәннәр декадасы уңаеннан 9 октябрьдә шахмат клубында район һәм шәһәр ветераннар советы Балалар иҗат үзәге белән берлектә турнир уздырдылар.

Бу юлысы шахмат ярышында 50 гә якын пенсионер үз көчен һәм осталыгын сынады. Ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов аларны сәламләп, шахмат уйнаган кеше беркачан да картаймый, ачык зиһенле була, дип белдерде.

Өлкәннәр турнир барышында чәй эчеп, үзара сөйләшеп, яшь чакларын искә алырга да вакыт таптылар.

Ирләр арасында беренчелекне – Зөфәр Муллин, икенче урынны – Виктор Князев, өченче урынны Әсгать Садриев яулады. Хатын-кызлар арасында Энҗе Зарипова – беренче, Люза Гарипова – икенче, Зәһинә Габдрахманова өченче урынга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев