Хоккейчылар "Татнефть" кубогы өчен көрәшә (ФОТО)
Елның беренче шимбәсендә Азнакай районының берьюлы биш хоккей кортында Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы яшүсмерләр клублары командалары арасында "Татнефть" кубогына алкалы хоккей буенча ярышлар узды.
Бу - төбәктә иң массакүләм һәм популяр кышкы ярышлар дияргә була. Традиция буенча, аларда яшәү урыны буенча оештырылган яшүсмерләр клублары ярыша, ә матчлар төрле шәһәр һәм бистәләрдә уза. Мәсәлән, бу юлы Актүбә "Барс"ы үз бозында Азнакайның "Викинг" ы белән очрашты.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, массакүләм хоккейның шундый дәрәҗәдә колач җәюендә нефтьчеләрнең ярдәме зур: хоккей тартмалары төзелә, форма сатып алуга, командаларны тотуга акча бүлеп бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев