Бүген шәһәрнең чаңгы базасында чираттагы чаңгы ярышлары узды.
Спортчыларны район башлыгы тәбрикләп, чаңгыны үз итүче азнакайлыларга уңышлар теләде.
Стартка мәктәп укучылары белән беррәттән өлкәннәр дә бастылар. Алар, үз яшьләренә карап, 1 чакрымнан 5 чакрымга кадәр узыштылар.
Шунда ук азнакайлылар чаңгыда шуу буенча ГТО нормативларын да тапшырдылар.
Бәйге җиңүчеләре исемлеге - "Маяк" газетасы битләрендә.
Нет комментариев