Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

ГТО нормативларын тапшырган азнакайлылар бүләкләр оту мөмкинлегенә ия

2021 елның 26 августыннан 1 сентябрьгә кадәр 6-8 яшьлек  азнакайлылар “Беренче сыйныфка – ГТО белән” республика онлайн акциясенә кушыла алалар.

Моның өчен саф һавада ГТО нормативларын тапшырган вакытта видео төшерергә кирәк. Анда ике спорт күнегүе керә: җирдән этелү (отжимание) – малайлар өчен 10 тапкыр, кызлар 2 өчен – 7; аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү (пресс) – малайлар да, кызлар да 10ны ясарга тиеш. Кагыйдәләрнең берсе генә булса да үтәлмәгән очракта, бәйгедә катнашып булмый.

Бәйге шартлары: ГТО нормативларын тапшырган вакытта төшерелгән видеоны Интсргамдагы шәхси биткә куярга (ул ачык булырга тиеш). #в1сГТО #гто2021Азнакаево хештегларын һәм 11 саннан торган УИН номерын күрсәтергә онытмагыз.

Видеоязманың озынлыгы 20 минуттан артмаска тиеш.

Бәйгедә катнашучы @gto_tatarstan аккаунтына язылырга һәм андагы пост астына “Катнашам” дип язарга тиеш.

Куркынычсызлык кагйдәләре турында да онытмагыз!

Өч җиңүче саннарны очраклы сайлау юлы белән ачыкланачак. Җиңүчеләргә ГТО комплексы сувенирлары һәм спорт кибетенә 2000 сумлык сертификат биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев