Республикада спортның бу төренә 1998 елда нигез салынып, Бильярд спорты буенча Федерация төзелде.
Соңгы 7 елда ул Россия төбәк федерацияләре арасында беренче өчлектәге лидерлар рәтендә. 4 ел элек Россиядә иң яхшы федерация булып танылды.
- Бүген җирлегебездә тәүге тапкыр менә шундый республикакүләм бильярд турниры үтә. Бәйге өчен иң спортчы районнардан саналган безнең Азнакайны сайлаганнары өчен аны оештыручыларга зур рәхмәтлебез! - диде спорт бәйрәмен ачып район башлыгы Марсель Шәйдуллин.
Бәйгегә республиканың төрле төбәкләреннән спорт мастерлары, Россиякүләм танылган бильярд осталары җыелды.
Нет комментариев