Азнакайның яшь боксчылары җиңү белән кайттылар
СПОРТ

Азнакайның яшь боксчылары җиңү белән кайттылар

Узган атнада Менделеевск шәһәрендә 2010-2011, 2012-2013 елгы яшүсмерләр арасында бокс буенча төбәкара ярышлар үтте.

Анда “Юбилейный” спорт мәктәбендә шөгыльләнүче боксчы егетләр уңышлы чыгыш ясадылар.

Үз авырлык категорияләрендә Раяз Гәрәйшин һәм Самат Шәрапов алтын медальләр алдылар. Данияр Шәрипов икенче булды.

Спортчыларның тренеры – Равил Йосыпов.


Нет комментариев