Азнакайның яшь баскетболистлары көч сынашты
СПОРТ

Азнакайның яшь баскетболистлары көч сынашты

Азнакайның 5, 7, 8 нче мәктәпләрендә һәм 4 нче лицейда «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының муниципаль этабы узды.

Азнакайның 5, 7, 8 нче мәктәпләрендә һәм 4 нче лицейда «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының муниципаль этабы узды.

Анда 11 – кызлар һәм 19 егетләр командасы катнашты.

Кызлар арасында беренче урынны – Актүбә 1 нче, икенче урынны – 8 нче, өченче урынны Кәкре Елга мәктәпләре командалары яулады.

Егетләр арасында беренче урын – Азнакайның 3 нче мәктәбе, икенче урын – 6 нчы, өченче урын 5 нче мәктәп командалары кулында.

Беренче урын яулаган командалар район данын 21-22 декабрьдә Ютазы районында узачак зона ярышларында яклаячаклар.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев