Актанышта волейбол спорты буенча 8 тапкыр ТР чемпионы Рушат Гыйльмуллин истәлегенә төбәкара ачык волейбол турниры узды.
Әлеге төбәкара ярышларда Азнакайның волейбол буенча җыелма командасы да катнашты.
Көн дәвамында барган турнирда азнакайлыларга тиңнәр булмады. Алар пьедесталның беренче баскычына күтәрелделәр.
Актанышның ветераннар командасы – икенче урында, яшьләр командасы өченче урында калды.
Нет комментариев