Азнакайлылар - ГТО буенча республикада беренче
Казанда "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестиваленең суперфиналы узды.
Азнакай муниципаль районы республикада ГТО хәрәкәте лидерларының берсе. Бездә ел дәвамында уздырылган йөзләгән спорт чаралары, төрле яшь категориясе буенча яуланган күкрәк билгеләре дә моңа дәлил. - Ел башыннан 1500 артык райондашыбыз төрле дәрәҗәдәге билгеләргә лаек булды. Быел без шулай ук «Хезмәткә һәм оборонага әзер» физкультура-спорт комплексын тормышка ашыру буенча авылларда да нормативларны кабул итүне оештырдык, - ди ГТО комплексы буенча белгеч Гүзәл Шириазданова.
Кичә азнакайлылар чираттагы җиңүләрен яулап кайттылар. Үз составына төрле яшьтәге спорт сөючеләрне һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баручыларны берләштергән Азнакай командасы "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестиваленең суперфиналында Әлмәт, Саба районнарын, Казан һәм Түбән Кама шәһәрләрен артта калдырып, җиңү яулап кайтты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев