Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайлылар өчен 2020 ел спортта нинди җиңүләр алып килде?

Эпидемиологик вәзгыять спорт тормышына, җиңүләр санына төзәтмәләр кертсә дә безнең быел да горурланып искә алырлык җиңүләребез бихисап булды.

Районыбызда спорт һәм физик культура үсешенә зур әһәмият бирелә. Соңгы ике елда гына да җирлегебездә 250 спорт чарасы уздырылса, үзебезнең спортчыларыбыз 150 төбәкара, республика һәм Россиякүләм чараларда катнашкан.

1. Азнакай өченче ел рәттән “Иң яхшы спорт шәһәре” буларак танылды.

Безнекеләр физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында барган ярышларда да алдынгылыкны бирмиләр. Ничә ел рәттән беренчелекне яулап килгән якташларыбыз һәркемгә үрнәк булырлык. Быел без шулай ук муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасында да икенче урынны яуладык. Районыбыз авыл яшьләре спартакиадасында, ГТО тапшыруда шулай ук икенче булды.

 

2. Һич икеләнмичә, авыл яшьләре Спартакиадасын үзебезнең Олимпия уеннары дип атасаң була. Ел дәвамында беренчелекне алу өчен җан-фәрман әзерләнгән спортчылар гына түгел, авыл җирлекләрендә яшәүче һәркем аны көтеп ала.

Район тормышында иң күренекле вакыйгаларның берсенә әверелгән IX авыл яшьләре Спартакиадасы быел Мәлбагыш авылында үтте,

анда 26 авыл җирлегендә һәм Актүбә бистәсендә яшәүче меңгә якын спортчы үз төбәкләренең данын яклап, иң көчлеләрне ачыклады.

Фото: Салават Галимов

3. Быелгы ел җиңел атлетика белән шөгыльләнүчеләр өчен дә зур уңышлар елы булып истә калыр.

18-20 декабрьдә Казанда җиңел атлетика буенча Республика чемпионаты узды. Анда Азнакайдан Алина Мөхтәруллина да катнашып, 60 метр арага йөгерүдә – өченче, 200 метр арага йөгерүдә шәхси рекорд куеп, икенче урынга лаек булды. Алина ТР яшүсмерләр җыелма командасына чакырылды. Киләчәктә ул республика данын Россия күләмендә яклаячак.

4 .Бүгенге көндә Россиянең милли җыелма командасы составында уйнаган футболчы Алсу Абдуллина белән дә чын-чынлап горурланабыз. Актүбә бистәсеннән үсеп чыккан спортчының уңышларын һәрчак күзәтеп барабыз.

5. Чаңгы спорты буенча Татарстан чемпионы, Сыктывкарда россиякүләм ярышларда республика җыелма командасы составында чыгыш ясап, спринтта көмеш медальгә лаек булган Актүбә бистәсе кызы Илүзә Госманованың Швейцариянең Лозанна шәһәрендә узган яшүсмерләр Олимпиясендә катнашуы барыбыз өчен дә зур горурлык.

6. Илүзәдән аның сеңлесе Рәйлә дә калышмый. Быел ул Бөгелмәдә узган республика ярышларында чаңгыда узышып, алтын һәм көмеш медальләр яулауга иреште.

7. 13-15 мартта Казанда яшүсмерләр арасында көрәш буенча Россия беренчелеге үтте. Әлеге ярышларда Татарстан җыелма командасы составында Азнакай спортчылары да бил алышты.

Киеренке көрәштә Азнакайдан Ислам Закиров (45 килограмм авырлыкта) һәм Руслан Сәлимов (85 кг) алтын медальгә лаек булдылар.

Илфат Миңнегалиев (50 кг) һәм Данил Нигъмәтҗанов (70 кг) пьедесталның өченче баскычына күтәрелделәр.

8. Февраль аенда “Сокол” Боз сараенда “Хоккейны – һәркемгә!” шигаре астында физик мөмкинлекләре чикле балалар белән шәфкатьлелек матчы үткәрелде. Чара барышында балалар “Нефтьче” хоккей командасы уенчылары һәм район җитәкчеләре белән хоккей уйнады.

9.Әлмәт шәһәрендә 2011 елгы балалар арасында футбол буенча төбәкара ярышлар узды. Анда Актүбәнең “Барс” спорт мәктәбендә шөгыльләнүче спортчылар командасы беренче урынны яулады.

2021 елда спорт сөючеләр өчен нинди үзгәрешләр булачак? Шәһәрдә тагын нинди яңа объектлар барлыкка киләчәк? Әлеге һәм башка сорауларга җавапны район физик культура һәм спорт идарәсе җитәкчесе Рәфис Миңнеханов белән әңгәмәдән таба аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев