Азнакайлылар билбаулы көрәш ярышыннан җиңү белән кайттылар
СПОРТ

Азнакайлылар билбаулы көрәш ярышыннан җиңү белән кайттылар

Теләче районында 2003-2005 елгы яшүсмерләр арасында билбаулы көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге үтте.

“Юбилейный” спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Илфат Миңнегалиев 50 килограммга кадәр авырлыкта беренче урынга лаек булды. Тренеры – Айрат Миңнегалиев. Рания Гардиева 44 килограммга кадәр авырлыкта өченче урын алды. Тренеры – Зөлфия Гардиева.

 


Нет комментариев