Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайлылар авыл яшьләренең кышкы спартакиадасына әзерләнә

Районда Ватан сакчылары көнендә авыл яшьләре арасында кышкы спартакиада уздыру матур традициягә әйләнде. 

Алдагы елларда ул Мәлбагыш, Урманай авылларында үткән булса, быел район спортчылары Сарлы авылына җыелачак. 

Елның иң зур, "кызу" һәм көтеп алынган спорт чарасында катнашучы яшьләр хоккей, көрәш, чаңгы, кул көрәше, гер күтәрү, бау тартышу, теннис һ.б. уеннарда көч сынашачак. 

Бүген Азнакайда бадминтон һәм өстәл теннисы буенча сайлап алу турлары бара. "Чатыр-Тау Арена" универсаль спорт комплексына җыелган спортчыларны район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләп, һәркемгә уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев