Азнакайга иң көчле волейболчы хатын-кызлар җыелды
СПОРТ

Азнакайга иң көчле волейболчы хатын-кызлар җыелды

Бүген Азнакайда муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында хатын-кызлар командалары арасында волейбол ярышлары бара.

Районыбыз спортчыларының бүгенге бар уеннары да җиңү белән тәмамланды. Муниципаль хезмәткәрләр Чистай, Нурлат, Түбән Кама һәм Зәй командалары спортчыларын тар-мар иттеләр. Иң көчле командалар исемлеге иртәгә билгеле булачак.


Нет комментариев