Казанда "Иң яхшы яшь тренер-2016" бәйгесенең финал ярышлары үтте. Анда безнең район данын "Юбилейный" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең грек-рим көрәше буенча тренеры Муллаянов Илшат яклап, бәйге лауреаты булды. Ул квалификация күтәрү курслары узар өчен сертификат белән бүләкләнде. Илшат Муллаяновка шулай ук мастер-класс күрсәтү мөмкинлеге дә тудырылачак. Сүз уңаеннан, республика...
Казанда "Иң яхшы яшь тренер-2016" бәйгесенең финал ярышлары үтте. Анда безнең район данын "Юбилейный" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең грек-рим көрәше буенча тренеры Муллаянов Илшат яклап, бәйге лауреаты булды. Ул квалификация күтәрү курслары узар өчен сертификат белән бүләкләнде. Илшат Муллаяновка шулай ук мастер-класс күрсәтү мөмкинлеге дә тудырылачак.
Сүз уңаеннан, республика конкурсында 35 яшькә кадәр булган, үз һөнәре буенча ике елдан да ким эшләмәгән тренер-укытучылар катнашты.
Таңсылу Саниева
Нет комментариев