Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайдагы көрәш турниры 130 көрәшчене үзенә җыйды - ФОТОРЕПОРТАЖ

Азнакайда татар-башкорт һәм спорт көрәше буенча республика категориясендәге хөкемдар Фирдәвес Гәрәев истәлегенә турнир үтте.

Ул җирлегебездә спортны үстерүгә зур көч куючы шәхесләрнең берсе. 
Күренекле көрәшче истәлегенә уздырылган Республика турнирында катнашучыларның саны күп булуы аеруча куанычлы. Анда Татарстан һәм Башкортстан Республикаларыннан, Оренбург өлкәсеннән 130 яшүсмер бил алышты.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов кунакларны район җирлегендә сәламләп:


– Районыбызда күренекле шәхесләр, спорт осталары бихисап. Алар истәлегенә багышлап ярышлар даими үткәрелә. Мондый бәйгеләр яшьләрне тәрбияләүдә, чыныктыруда зур роль уйный. Районда милли көрәш елдан-ел үсеш ала, ярышлар спортчыларны рухи һәм физик яктан тагын да ныгыта. Көрәшче яшьләребезгә ныклы рух, җиңүләр телим, – диде.


Фирдәвес Тәлгать улының тормыш иптәше – Зинфира Гәрәева һәм әтисенең эшен дәвам итүче, милли көрәш буенча спорт мастеры Руслан Гәрәев ярышны оештырырга ярдәм итүчеләргә, тамашачыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.
Турнирның баш хөкемдары – районның физик культура, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Рәфис Миңнеханов спортчыларны ярыш барышы белән таныштырганнан соң, ике келәмдә көрәш башланып китте. Шунсын билгеләп үтәргә кирәк, ярыш барышында егетләрнең барысы да осталыкларын югары дәрәҗәдә күрсәтте.
Алар арасында бердән-бер кыз – Әлмәттән Анжела Закирова да бар иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев