Азнакайда йөзү ярышлары үтте
Районкүләм ярышларда 65 йөзүче үз осталыгын сынады.
Бүген Азнакайның “Дельфин” бассейнында йөзү буенча ярышлар узды. Район беренчелегендә 40 яшькә кадәр булган ир-атлар – 100 метр, хатын-кызлар 50 метр арага узышса, аннан өлкәнрәк ир-атлар – 50, хатын-кызлар 25 метр арага йөзде.
Мәктәп укучылары һәм оешма-предприятиеләр командалары арасында шулай ук эстафета ярышлары да булды.
Җиңүчеләрнең барысы да Мактау грамоталары, бассейнга абонементлар белән бүләкләнделәр.
– Районыбызда уздырылган ярышларның монысы әле соңгысы түгел. Алга таба катнашучыларның саны тагын да артыр дигән теләктә калабыз, – диде “Лидер” спорт мәктәбе директоры Руслан Гәрәев спортчыларга мөрәҗәгать итеп.
Бу көнне теләге булганнар йөзү буенча ГТО нормативларын да тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев