Азнакайда узган "Милләтләр кроссында" Ришат Төхвәтуллин катнашкан
СПОРТ

Азнакайда узган "Милләтләр кроссында" Ришат Төхвәтуллин катнашкан

Танылган татар эстрадасы йолдызы Азнакай стадионын бик ошаткан

(Азнакай, 15 сентябрь, Резеда Шәрипова). Бүген шәһәребезнең «Юбилейный» стадионында «Милләтләр кроссы-2018» бөтенроссия акциясе узды.

Анда мәктәп укучылары, район җитәкчеләре, предприятие-оешмалар коллективлары үз дистанцияләрендә кросс бирделәр.

Шулай ук биредә ГТО нормаларын да тапшырырга мөмкин иде.

Йөгерүчеләр арасында татар эстрадасының танылган җырчысы Ришат Төхвәтуллин да бар иде.

- Кайсы гына шәһәргә гастрольгә барсам да, стадионга чыгам. Концерт алдыннан йөгереп, физик күнегүләр ясап алам. Бу тәнгә җиңеллек, кәеф күтәренкелеге бирә. Гомумән, спорт – ул сәламәтлек. Мин Азнакайга һәрчак яратып киләм. Стадионы да бик матур, уңайлы, юлым төшкәндә һәрчак рәхәтләнеп шөгыльләнәм, - диде ул.


Нет комментариев