Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда "SunnyФЕСТ" креатив чаналар фестивале узды

​​​​​​​Быелгы фестивальдә 54 команда катнашты.

Бүген Р. Ишкәев ял паркында "Санифест" креатив чаналар бәйгесе узды. Традициягә әйләнгән, инде күпләр көтеп алган әлеге фестивальдә быел авыл җирлекләреннән, мәдәният йортларыннан, төрле оешма-предприятиеләрдән 54 команда катнашып, һәркайсы кабатланмас чаналар әзерләгән иде.

Беренче чанада район башлыгы Марсель Шәйдуллин үзе дә шуып төште.

– Әлеге фестиваль ел саен зур активлык белән үтә. Анда катнашкан, бәйгене оештырган һәрберегезгә: җитәкчеләргә, оешма-предприятие, учреждение коллективларына рәхмәт сүзләрен җиткерәм, – диде бәйрәмне ачып район башлыгы Марсель Шәйдуллин. –  Быел да җиңүчеләр һәм катнашучылар  өчен саллы бүләкләр әзерләнде.  Фестивальдә рәхәтләнеп биеп-җырлап бәйрәм итеп, күтәренке кәеф белән ял итәргә язсын һәммәгезгә.

Фестивальдә катнашучыларга төп таләп – чана белән мөмкин кадәр озынрак юл узу һәм чананы гадәти булмаган итеп бизәү. “Санифест” креатив чаналар фестивалендә чаналарның  ниндиләре юк иде: очкычлар, тулы бер утраулар, мичләр, үгезләр...
Азнакайлылар таудан шуып төшкән һәр чананы алкышлап каршы алып, озатып тордылар.
Кәкре Елга авыл җирлеге очкычы күпләрне таң калдырды. Аны җирлек башлыгы Илгизәр Мөхәммәтҗанов үз куллары белән ясаган.

- Кечкенәдән очкычлар белән кызыксынам, аларның барысының да модельләрен бик яхшы беләм, - ди Илгизәр Мөхәммәтҗанов. - Узган ел Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үттек, шуңа быел чананы очкыч формасында ясарга уйладык, ул өч көн дигәндә әзер булды.

Милли киемнәрдә гармуннар тартып, чанада төшкән татшуганлыларны да халык дәррәү алкышларга күмде.
Җиңүчеләр булып быел Уразай һәм Актүбә бистәсенең Ю. Гагарин исемендәге мәдәният йортлары, УПТЖ командалары танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев