Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда "Соколы" командасында уйнаган хоккейчылар очрашуы үтте

Хоккей белән чын мәгънәсендә җенләнгән азнакайлылар өчен 2 май - бәйрәм көне булды.

Бүген 1994-2004 еллар чыгарылышы хоккейчылары туган яклары Азнакайга җыелып Боз сараенда искиткеч уен күрсәттеләр. Аларның барысы да кайчандыр районыбыз данын яклап, республика гына түгел Россиякүләм турнирларда чыгыш ясаган  спортчылар. Якташларыбызның күбесе бүген илебезнең төрле командаларында  уйнауларын дәвам итәләр. Элекке "Соколы" уенчылары "Старая Гвардия" һәм "Молодая Кровь" командаларына бүленеп, үзара ярыштылар.

Турнирны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов та катнашты. Үзенең чыгышында ул район спортчыларының уңышлары белән дә таныштырып үтте.

Әлеге очрашуны оештыру идеясе белән тренер, үзе дә бихисап санда чемпионнар әзерләгән Радик Галиев узган елдан яна. 

- Төрле чикләүләр аркасында турнирны узган ел үткәреп булмады. Аны Боз сарае ачылуның 15 еллыгына багышларга уйлаган идек. Әлеге башлангычны күтәреп алган һәр уенчыга рәхмәтем чиксез. Бүген бирегә кайчандыр үзебезнең команда өчен уйнаган 35 егет кайтты, - ди тренер. 

8 яшьтән хоккей белән шөгыльләнгән Камил Мәрданшин очрашуга Мәскәүдән махсус кайткан. 

- Дустым Владимир Кротов чакыруы буенча хоккейга килгән көнем бүген дә хәтердә. Билгеле сәбәпләр аркасында хоккейчы карьерасын дәвам итеп булмады, әмма мин әлеге спорт төре белән әле дә бик кызыксынам. 12 ел тимераякка басканым юк иде, очрашуга алдан әзерләндем, - ди ул.

Ершовлар гаиләсе дә Уфадан ук кайткан.

- Әтисе теләге белән "Викинг" ишегалды мәйданчыгында уйный башлап, соңыннан бирегә йөреп, осталык туплаган улыбыз Владимир бүген Казахстанның "Торпедо" командасы составында уйный. Туган ягыбызга ашкынып кайттык, - ди Ирина Ершова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев