Бүген Азнакайда нәфис гимнастика буенча район башлыгы призына Бөтенроссия ачык турнир бара.
Әлеге ярышта илебезнең Самара, Оренбург, Татарстанның Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Казан, Зәй, Түбән Кама, Нурлат, Яр Чаллы шәһәрләреннән 400 гә якын гимнастка катнаша.
Аларның иң кечкенәсенә – 3, иң олысына 13 яшь.
Азнакайдан дистәдән артык спортчы чыгыш ясый. Аларның барысы да тренер Виктория Булатова кул астында шөгыльләнүчеләр.
– Азнакайда нәфис гимнастика клубы ике ел эшли. Спортчылар арасында инде дөньякүләм танылу алган кызларыбыз да бар. Бүгенге турнирны уздыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен район җитәкчелегенә аеруча рәхмәтлебез, – ди «Виктория» спорт клубы директоры Виктория Булатова.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев