Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы старт алды

Бүген Азнакайда республика муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы хисабына хатын-кызлар командалары арасында волейбол ярышлары башланды.

Азнакай җирлегендә Казан, Чистай, Түбән Кама, Лениногорск, Нурлат, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Алабуга һәм Әлмәт командалары беренчелек өчен көрәшә.

Спартакиаданы ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Роза Галеева муниципаль хезмәткәрләре сәламләп, эштә генә түгел, спортта да сынатмаган гүзл затларга уңышлар теләде.

Волейбол уеннары ике мәйданда – “Чатыр-Тау Арена” спорткомплексында һәм техникумда үтә.

– Ярышларның Азнакайда узуы безгә зур ышаныч өсти, шул ук вакытта бу зур җаваплылык та, – ди район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе, волейбол командасы капитаны Эльвира Галеева.

Беренче уенны азнакайлылар Чистай командасына каршы уйнап, җиңү яуладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев