"Чатыр Тау Арена" универсаль спорт комплексында ГТОның 90 еллыгы уңаеннан бәйрәм чарасы оештырылды.
Анда ветеран спортчылар, мәктәп укучылары да катнашты. Балаларга мөрәҗәгать итеп, районның физик культура һәм спорт идарәсе җитәкчесе Рәфис Миңнеханов аларны кечкенәдән физик культура белән актив шөгыльләнергә чакырды. Соңыннан ул ГТО нормативларын тапшырган азнакайлыларга алтын билгеләр тапшырды. Районның спорт тарихында тирән эз калдырган ветеран-спортчыларга, җирлегебездә спорт үсешенә зур өлеш кертүчеләргә кубоклар, Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Бу көнне 200 дән артык укучы ГТО нормативларын тапшырды.
Нет комментариев