Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда кул көрәше буенча ярышлар үтте

Район турнирында 90 нан артык яшүсмер катнашы.

“Юбилейный” спорт мәктәбендә армрестлинг буенча район турниры узды. Анда 90 нан артык укучы һәм студент катнашты. Үз авырлык категорияләрендә Гадел Ханнанов (8 нче мәктәп укучысы), Радель Хафизов (8 нче мәктәп), Инзил Лотфуллин (1 нче мәктәп), Данил Нигъмәтҗанов (8 нче мәктәп), Азамат Җиһангиров, Артур Шакиров, Илсур Мөҗипов, Наилә Минһаҗева, Диана Васильева (Азнакай политехника техникумы студентлары), Нәфисә Газыева (Чалпы мәктәбе), Полина Гиленберг (2 нче мәктәп), Арина Лобанова (6нчы мәктәп) чемпион калдылар. Команда беренчелегендә техникум студентларына тиңнәр булмады. Икенче урында – Чалпы авылы мәктәбе укучылары, өченчедә – шәһәрнең 6 нчы мәктәп командасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев