Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда көрәшчеләр турында китап дөнья күрде

    Азнакай – элек-электән үзенең көрәшчеләре белән дан тоткан төбәк. Шөкер, бүген дә үз исемен татар көрәше тарихында зур хәрефләр белән язарлык мәйдан батырларыбыз бихисап.

    Райондашларны, юк, алай гына түгел, республика көрәш сөючеләрне сокландырып, егетләребез яңа үрләр яулый. Әле шушы көннәрдә генә “табадан” төшкән “Мәйдан” китабы да – район җирлегеннән чыккан көрәшчеләр һәм аларның уңышлары, язмышлары хакында. 21 октябрь көнне 15.00 сәгатьтә Мәдәни үзәктә китапны тәкъдир итү кичәсе уздырыла. Анда спорт сөючеләрнең барысын да көтеп калалар. 0+

    Фото "Маяк" архивыннан

    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: