Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда креатив чаналарда узыштылар

Р. Ишкәев паркында «Санифест» креатив чаналар бәйгесе үтте.

Анда 51 команда катнашты.
Ярышларны ачып, район башлыгы Марсель Шәйдуллин анда катнашучыларны, тамашачыларны бәйрәм белән тәбрикләде.
– Әлеге фестиваль ел саен зур активлык белән үтә. Аны барыбыз да сагынып көтеп алабыз. Чаналар әзерләп, фестивальдә катнашкан, бәйгене оештырган һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Бәйрәмдә эстрада артистлары  да катнаша, рәхәтләнеп биеп-җырлап, күтәренке кәеф белән ял итәргә язсын һәммәгезгә дә, – диде район башлыгы. 
Беренче чанада район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм “Татнефть” җәмгыятенең Азнакай районы буенча социаль программаларны алып бару үзәге җитәкчесе урынбасары Наил Вәлиев шуып төшеп, ярышларга старт бирделәр.
Чаналарның ниндиләре генә юк иде. Анда катнашучыларның фантазиясенә сокланырлык. Тамашачы аларның һәрберсен алкышлар белән каршы алды. 
 Мәлбагыш авылыннан Йосыф Әхмәтшин хезмәт юлының 20 елын нефть өлкәсенә багышлаган кеше. Ул ясаган чананы чана гына да дип булмый. Ул чып-чын бораулау скважинасын хәтерләтә! Аның зурлыгы! 
- Чананы атна-ун көн эчендә өлгерттем. Руленнән кала, бар әйберсе дә агачтан. Агач эше белән шөгыльләнү үземә бик ошый, узган елгы ярышларга самолёт ясаган идем, - ди Йосыф абый.
Тымытыклылар да күпләрне шаккатырдылар. Рояльләре дә, артисты да үзләренеке!
Аны Рамил Шакирҗанов белән Алмаз Хаҗиәхмәтов бергә ясаганнар. 
- Ярышларда ел да актив катнашырга тырышабыз. Быел уйладык та, кызыклырак булсын дип, рояль ясадык. Үзем элек кул эшләре тота идем, үз кулларым белән ясаган өстәл-урындыклар бихисап, - ди Рамил Шакирҗанов. 
Елдагыча, Актүбә бистәсе чыгышы да кызыклы булды. Алар нефть тематикасын чагылдырдылар. 
Мәсгут авылы командасы ярышка Лексуска утырып килсәләр, УПТЖ вәкилләре су машинасн «иярләгәннәр». 
Узган ел шәһәр кунакларын Шүрәле урманында «йөрткән» Уразай авылы мәдәният йорты коллективы быел Чатыр Тауда «шуып төште». Байбаклары да бар иде. 
-Без ел саен бәйгегә иҗади якын килеп, бөтен көчебезне биреп әзерләнәбез. Авылыбыз районыбыз горурлыгы булган Чатыр Тауга сыенып утыра. Быел чанабыз да шундый, - ди Рамил Мәгъдиев.
4 нче урынны 7 нче мәктәп, гимназия, Күктәкә авылы күпфункцияле үзәге коллективлары һәм Карамалы авылы бүлеште. 
3 нче урында - Әгерҗе, Ирекле, Мәсгут авыллары һәм шәһәрнең 2 нче мәктәбе коллективы. Фестиваль нәтиҗәләре буенча УПТЖ коллективы, Уразай, Тымытык авыллары, Яңа Юл микрорайоны күпфункцияле үзәге икенче урынга лаек булдылар. 
Үзләренең чыгышлары белән тауны “кыздырган” Актүбә бистәсе, Мәлбагыш авылы командалары беренче урыннарны бүлештеләр. Бәйгедә гран-при иясе булып Урманай һәм 1 нче Май авылларының “Дуслык чәе” командасы танылды. 
- Чананы егетләр, клуб хезмәткәрләре белән бик тырышып, бергәләп агачтан ясадык. Гран-при отарбыз дип уйламаган идек, шатлыгыбыз эчебезгә сыймый, - ди Урманай авыл җирлеге башлыгы Айдар Закиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев