Яңа ел каникулларында кем ничек тели – шулай ял итә.
Бала-чага, яшь-җилкенчәк тау шуып, хоккей уйнап кинәнә. Без бу фотоны шәһәребезнең Гагарин урамы йортлары ишегалдында төшердек. Биредәге “Викинг” яшүсмерләрнең хоккей клубы корты беркайчан да буш тормас. Үсмерләр анда көн дә хоккей уйнарга җыела. Шунсын да әйтик, шәһәрдә бүгенге көндә – 6, Актүбәдә –2 һәм тагын 4 авылда – Әсәй, Урсай, Тымытык, Кәкре Елгада хоккей кортлары бар. Аларның барсында да зур җанлылык – азнакайлылар хоккей уйнарга ярата.
Нет комментариев