Бүген “Сокол” Боз сараенда “Хоккейны – һәркемгә! шигаре астында физик мөмкинлекләре чикле балалар белән шәфкатьлелек матчы үткәрелде.
Чара барышында балалар “Нефтьче” хоккей командасы уенчылары һәм район җитәкчеләре белән хоккей уйнады.
– Спорт ярышларында гел катнашырга тырышабыз. Бүгенге турнир аеруча ошады, телевизор экраныннан гына күреп белгән хоккейчылар белән таныштык. Үзем берничә гол да керттем, – ди Ислам Шәйдуллин.
Турнир азагында һәр балага район җитәкчелеге һәм Әлмәт шәһәренең “Нефтьче” хоккей клубы вәкилләре истәлек бүләкләре тапшырды.
Нет комментариев