Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда картинг буенча ярышлар узды (+фото һәм видеорепортаж)

Бүген Р.Ишкәев исемендәге ял паркы стадионында Азнакай муниципаль районы башлыгы кубогына  картинг буенча X ачык кышкы ярышлар  узды.

Анда райондашларыбыз белән бергә Татарстан һәм Башкортстан Республикаларының 9 район-шәһәреннән 75 пилот катнашты. Быелгы ярышлар районның 90 еллыгына багышланган иде.

Ярышларны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов та катнашып, спортчыларга изге теләкләрен җиткерде. 

Азнакайда спортның техник төрләре үсешенә аеруча зур игътибар бирелә. 

- Спорт машиналарын күпчелек үзебез җыябыз. Техника белән әвәрә килү малайларга аеруча ошый. Бүген Балалар иҗаты йортында “Яшь механик” һәм “Витязь” берләшмәләрендә 95 бала шөгыльләнә, алар арасында кызлар да бар, - ди Азнакай картингчылары тренеры Ринат Җиһаншин. 

Ярышларга Азнакайдан иң-иңнәрдән саналган тугыз бала килгән. Алар арасында 5 нче мәктәптән 11 яшьлек Арсений Архипов та бар. Картклубка узган ел гына килсә дә, баскан урынында ут чыгарган егет әлеге машиналарның “телен” күптән аңлаган. 

- Мондый узышларны беренче тапкыр телевизордан карадым да, үзем дә кызыктым.  Картинг түгәрәгенә язылып, ялгышмадым дип уйлыйм, миңа бик ошый. Әтием яхшы механик, аннан карап мин дә өйрәнәм, үземнең машинаны ремонтлаучыларга да ярдәм итәм. Читтән карап торучылар өчен куркыныч кебек тоелса да, карт машиналарында узышу бик мавыктыргыч. Бүген үземнең төркемдә узышучылар арасында беренче килгәч, бик шатландым, - ди Арсений. 

Ярышта катнашучылар арасында Сарман районының Яшь техниклар станциясенең картингчылары да бар иде. Рәиф Сәетшин җитәкләгән "Ялкын" картклубынннан 11 кеше килгән. Алмаз Әхмәдов - төрле классларда Татарстан чемпионы исеменә лаек булган спортчы.   

– Бәләкәйдән машиналар белән уйнарга яратканым хәтердә, шуңа әлеге спортны сайладым да. Монда шөгыльләнә башлаганга да ун ел вакыт үтте. Атна саен диярлек ярышларга йөрибез. Картта йөргән вакытта күңелдә ташыган хис-кичерешләрне сүз белән генә аңлатып бетерерлек түгел,  –  ди ул.

Мөгаен, картинг белән шөгыльләнүче кайсы гына спортчыдан сорасаң да, алар шушы спорт төрен иң мавыктыргычы һәм кызыклысы дип атар. Шулай булмаганда, сайлаган шөгыльләре күңелләренә ятмас иде. Киләчәктә аларга республика гына түгел, ил, дөнья күгендә якты йолдыз булып балкырга насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев