Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда җиңел атлетика ярышы үтте

Узган ялларда, һава шартлары начар булу сәбәпле.

Чатыр тауда уздырылырга тиешле йөгерү ярышы  шәһәребезнең чаңгы базасында үтте.

Мәктәп укучылары 3 чакрым арага йөгерделәр. Монда Мурат Халиков беренче урынны яулады. Әмирхан Шакиров икенче килде. Кызлар арасында Әдилә Халикова тиңнәр булмады. Ләйсән Сөләйманова – икенчедә, Ксения тазова – өченчедә.

40-49 яшьлек ир-атлар арасында Айнур Бәдретдинов иң җитезе булды.

Икенче урында – Рамил Халиков. Бөгелмәдән килгән Григорий Грызунов өченче булды.

Хатын-кызлар арасында Зөлфия Гардиева иң тизе булды. 16-17 яшьлекләр арасында Рания Гардиева алтын медальгә ия булды.

30-39 яшьлек ир-атлар арасында Ленар Тимбаков җиңү яулады. Өлкән ир-атлар арасында барган ярышта Камил Исхаков беренче килде.

Җиңүчеләргә грамоталар, медальләр тапшырылды. Чаңгычы, йөгерүче Нияз Шакиров аларга акчалата бүләкләр дә әзерләгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев