Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда җиңел атлетика буенча 52 нче эстафета узды

​​​​​​​Җиңү көнен билгеләп үткәндә шәһәрдә ел саен эстафета ярышлары уздырыла. Быел анда 12 команда катнашты. 

Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан җирлегебездә бихисап чаралар үткәрелә. Бүгенге җиңел атлетика эстафетасы да әлеге истәлекле көнгә багышланган иде. 
52 нче елын уздырылучы традицион эстафета быел да йөзләгән йөгерүче мәктәп укучыларын  берләштерде. 
Быел эстафета трассасы да үзгәртелгән. Укучылар Җиңү паркы яныннан старт алып, финишка Җиңү мәйданына килделәр. 10 этаптан торган эстафета җиңүчеләре булып Актүбәнең 1 мәктәп укучылары танылды (укытучылары - Сергей Соколов). Азнакай 7 нче мәктәбе укучылары икенче килделәр (укытучылары Илһам Сәлифов һәм Гөлнара Авзалова). Өченчедә - 8 нче мәктәп командасы (Фәварис Ильясов).
Җиңүчеләргә Мактау грамоталары, кубоклар тапшырылды.


- Илебез тынычлыгы өчен көрәшкән якташларыбыз истәлегенә багышлап, ел саен шундый эстафета ярышлары уздырабыз. Быел аның Җинү паркыннан старт алуы да юкка түгел, балаларыбыз үзләренең әби-бабайларын онытмаска тиеш, - диде спорт идарәсе җитәкчесе Рәфис Миңнеханов эстафета ярышларын йомгаклап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев