Азнакайда иң көчле футболчыларны ачыклыйлар
Районыбызда матур традициягә әверелгән авыл яшьләре спартакиадасына әзерлек дәвам итә.
Быел ул 19 февраль көнне Сарлы авылында үткәрелә. Авыл командалары арасында аркан, таяк тарту, өстәл теннисы һәм бадминтон буенча финалга чыгучылар исемлеге инде билгеле. Финал уеннары спартакиада көнне булачак.
Бүген авыл яшьләре мини-футболда ярыша. 27 команда шәһәребезнең "Чатыр-Тау Арена" спорткомплексында һәм Актүбә бистәсендә очраша.
Шәһәрдә үзара 11 авыл командасы көч сынаша. Ярышларны ачу тантанасында район физик культура һәм спорт идарәсе җитәкчесе Рәфис Миңнеханов катнашып, туган авыллары данын яклаган егетләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев