Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда иң көчле чаңгычылар ачыкланды

Кичә шәһәрнең чаңгы базасында район башлыгы кубогына чаңгыда узышу буенча республика ярышларының соңгы алтынчы этабы үтте.

Декабрь аеннан барган әлеге узышларның җиңүчеләре булып мәктәп укучылары арасында Рәйлә Госманова, Камил Сабирҗанов, Алия Мөнирова, Рамил Сәхбиев танылды. Өлкәннәр арасында алты этап нәтиҗәләре буенча Миләүшә Хөснуллина, Рәзилә Шәрипова, Шамил Корбыев, Рамил Халиков, Айрат Гафуров, Данис Мусин, Мисбах Халиков беренче булды.

Җиңүчеләрне тәбрикләү барышында район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин спортчыларның барысына да рәхмәт сүзләрен җиткереп, район башлыгы исеменнән акчалата бүләкләр тапшырды.

Алты этапта узган чаңгы ярышларында башка район-шәһәр вәкилләре дә катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев