Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда ГТО нормативларын гаилә белән тапшыралар

    Районда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан күптөрле чаралар уздыру күздә тота.

    Шуларның берсе “Әти, әни һәм мин – спорт сөюче гаилә” бәйгесе.

    Узган ялларда район хакимияте хезмәткәрләре гаиләләре арасында сайлап алу ярышлары үтте.

    Шунда ук район физик культура һәм спорт идарәсе вәкилләре ГТО нормативларын да кабул иттеләр. Нәтиҗәдә, Закировлар гаиләсе беренчелекне яулады.  Ногмановлар – икенче, Төхвәтуллиннар гаиләсе өченче булды.

    - Җиңгән һәм бүләкле урыннар алган гаиләләрнең барысына да Дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды, — ди ГТО нормативларын кабул итү үзәге җитәкчесе Гүзәл Шириазданова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: