Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда грек-рим көрәше буенча республика турниры үтте

21 май көнне «Чатыр-Тау Арена» спорткомплексында СССР спорт остасы Ибраһим Мингалиев истәлегенә грек-рим көрәше буенча республика турниры үтте.

Быел әлеге ярышларда Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Түбән Кама, Урыссу, Чистай, Яр Чаллы һәм Лениногорскидан 150дән артык спортчы катнашты. Көн дәвамында барган киеренке көрәштә Азнакайның “Юбилейный” спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Рияз Шәймөхәммәтов һәм Салават Шәйхулов чемпион калдылар. Үз авырлыкларында Рәзил Фазлыев, Артур Кәримов, Мурат Шәйхулов, Рамир Рәхимҗанов һәм Азат Хәмәтов бронза медальләр яуладылар. Спортчылар тренерлар Илшат Муллаянов һәм Рузил Рәшитов кул астында шөгыльләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев