Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда Газинур Гәрәев истәлегенә волейбол ярышлары узды

​​​​​​​Азнакай шәһәренең 6 нчы урта мәктәбендә спортчы якташыбыз Газинур Гәрәев истәлегенә багышланган волейбол ярышлары узды.

Көн озынына барган кискен ярышта өченче урынны спорт ветераннары командасы, икенче урынны “Жилсервис” идарәче компаниясе командасы яулады. Ә кубокка Үчәлле авылы командасы ия булды.

Бу ярышны оештыруда ярдәм иткән Туйкә авылы яшьләре оешмасы житәкчесе Рәйсә Радиковнага һәм Туйкә авылы егетләренә, мәгариф идарәсе җитәкчесе Альберт Магалимовичка, 6 мәктәп директоры Алиса Расиховнага, “Жилсервис” җитәкчесе Руслан Маратовичка, ярышны ачып җибәрүдә катнашкан Таһир Сагировичка, Газинур Гәраевне хөрмәт итеп килгән һәрбер кешегә тормыш иптәше Сәрия, балалары, туганнары чиксез рәхмәтләрен белдерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев