Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда Газинур Гәрәев истәлегенә волейбол турниры узды

"Чатыр-Тау Арена" спорт комплексында Газинур Гәрәев истәлегенә волейбол турниры узды.

Аны ачып, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев Азнакайда спортны үстерүгә җитди игътибар бирелүен билгеләп узды. 

-Азнакай районы республикада 2020 ел нәтиҗәләре буенча беренче урынга лаек булды. Яңа ел бәйрәмнәре чорында да спорт чаралары тынып тормый, - диде ул.

Фәйрүз һәм Фәнис Гәрәевләр менә өченче ел әтиләре истәлегенә шушындый турнир оештыралар. Быел анда 12 команда катнашты.

-Әти безне дә кечкенәдән спортка тарты. Ул көрәш белән дә, гер күтәрү белән да, волейбол белән дә шөгыльләнде. Һәряктан безгә үрнәк булды. Хәзер аның юлын без дәвам итәбез. Бүгенге ярышта үзебезнең Туйкә авылы командасы да уйнады, — ди Фәйрүз Гәрәев.

Волейбол ярышында беренче урынны яшьләр командасы яулады. Икенче урында – “Жилсервис-Азнакай” идарәче компания, өченче урында – Туйкә авылы командалары. Шулай ук яшьләрдән калышмаган ветераннар командасына да дүртенче урын бирелде.

– Ярышларны үткәрүдә ярдәмнәре өчен район башлыгы Марсель Шәйдуллинга, спорт идарәсе җитәкчесе Рәфис Миннехановка, “Жилсервис-Азнакай” идарәче компания җитәкчесе Руслан Гәрәйшинга, 4, 5 нче урта мәктәпләр һәм гимназия коллективларына рәхмәтебезне белдерәбез, – диләр Гәрәевләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев